Әлмәттән 120 укучы Президент елкасына бара

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Казанның “Татнефть-Арена” Боз сараенда узачак Президент елкасына Әлмәттән 120 бала – укуда зур уңышларга ирешкән укучылар, активистлар, спортчылар чакырулы.

Яңа ел тамашасы 25 декабрьдә уза. Анда 7 мең татарстанлы котлаулар кабул итәчәк. Мәскәү Кремлендәге Чыршы бәйрәмендә исә безнең республикадан 130 бала катнашачак. Аларны укытучылар, табиблар, полиция вәкилләре озатып барачак.

http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International