Һәлакәтләргә юл куймыйк

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
12 декабрь көнне муниципалитетның зур залында юл куркынычсызлыгы буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Шәрәфетдинов, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Райондагы транспорт дисциплинасы һәм аварияләр торышы белән Айрат Шәфигуллин таныштырды. Агымдагы елның 11 аенда Әлмәт муниципаль районы территориясендә 232 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 34 кешенең гомере өзелгән, 368-е төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашы белән булган 47 авариядә 3 бала һәлак булган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны якынча 14 процентка кимегән.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, аварияләрдән күпчелек зыян бәрелешүләр вакытында була. Әлеге очракларда шундый 197 очрак теркәлгән. Икенче урында җәяүлеләрне таптату, бу аварияләр нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган.

Ел башыннан исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләр гаебе белән 21 авария теркәлгән. 11 ай эчендә Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланган 927 кеше тоткарланган. Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, юл һәлакәтләре иртәнге 7дән 8гә, 12-13кә һәм кичке 5тән 6 сәгатьләр аралыгында дүшәмбе, жомга, шимбә көннәрендә күп теркәлгән.

Юл һәлакәтләренә еш кына машина йөртүчеләрнең дисциплинасы түбән булу, юллар торышы, жәяүлеләрнең культурасызлыгы сәбәп булып тора.

Бу утырышта юллар торышы хакында да сүз булды. Әлмәт муниципаль районы биләмәләрендәге юлларга хезмәт күрсәтүче 3 предприятие эшчәнлеге турында хисап тотты. Ильвир Габдуллин аеруча хәзерге чорда барлык службаларның да оператив эшләве таләп ителүен, кышкы каникуллар вакытында балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат аңлатырга кирәклегенә басым ясады.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International