18нче Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә советы башкарылган эш турында хисап тотты

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
18нче Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә советында (ТИҖҮС) башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов катнашында хисап җыелышы узды. Башкарылган эш буенча хисапны ТИҖҮСның мөдире Владимр Беляев тотты.

В.Беляев ТИҖҮС эшчәнлеге ел башында расланган планга һәм утырышы кварталга бер тапкыр үткәрелә торган Попечительләр советы планына нигезләнеп алып барылганлыгын искә төшерде. ТИҖҮС эшчәнлегенең барлык юнәлешләре: төзекләндерү, иҗтимагый тәртипне саклау һәм хокук бозуларны булдырмау, ветераннар, яшьләр белән эш, халыкның ялын оештыру буенча чаралар үткәрелгән.

Агымдагы елда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тырышлыгы белән республика Президенты Рөстәм Минниханов ярдәмендә республика бюджетыннан кварталлар эчендәге территорияләрне төзекләндерүгә 50 млн сум акча бүлеп бирелгән. Төзекләндерү эшләрен «Татнефтедор» ҖЧҖ Зәй Автомобиль юллары идарәсе башкарган. Барлыгы 32 торак йортының 11 ишегалды, шул исәптән Чехов урамы 26, 26а, 28 квартал эче территорияләре дә төзекләндерелгән.

«Татнефть - ӘлмәтРемСервис» ҖЧҖ акчасына балалар мәйданчыкларындагы кече архитектур формалар, эскәмияләр, чүп савытлары ремонтланган. Спорт корылмаларын да кышкы сезонга әзерләгәннәр.

Социаль өлкәдә инде күптән лаеклы ялга чыккан һәм ярдәм кирәксенгән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ялгыз пенсионерлар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. ТИҖҮС территориясендә «Җиңү көне», «Өлкәннәр көне» дигән ишегалды бәйрәмнәре, «Көчлеләр, җитезләр, батырлар», «Батырларның уеннары» дигән спорт ярышлары һәб башка бик күп төрле чаралар уздырылган.

ТИҖҮС җитәкчесе халык өчен оештырылган чараларны уздыруга финанс һәм матди ярдәм күрсәтүче оешма җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Алар арасында «Татнефть-ӘлмәтРемСервис» ҖЧҖ, җитәкчесе Новиков И.М.; «Картель» ҖЧҖ, җитәкчесе Садриев А.Ф.; «Ландыш» ҖЧҖ, җитәкчесе Бодрягина Г.Н.; «Интурмед» ҖЧҖ, җитәкчесе Шәйхетдинов А.З.

Территориядә оператив хәлләр һәм хокук бозуларны булдырмау чаралары турында полициянең участок вәкиле Марат Хөсәенов сөйләде.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов үз чыгышында 18нче ТИҖҮСның уңай эшчәнлеген һәм микрорайонда яшәүчеләрнең җыелыш барышында актив катнашуын билгеләп үтте, халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү буенча шәһәрдә һәм районда алып барылган эшләр турында сөйләде.

Микрорайонда яшәүчеләр үзләрен кызыксындарган сораулар биреп, аларга тулы җаваплар ишеттеләр.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International