Әлмәт эшмәкәрләрен Германиягә конференциягә чакыралар

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
2014 елның 21 февралендә РФ Икътисад үсеше министрлыгы ярдәмендә Германиянең Берлин шәһәрендә “Үсә торган базар. Урта эшмәкәрлек. Яңарту” дигән темага Россиянең инвестицион иммиджын яхшырту буенча конференция узачак.

Конференцияне оештыручыларның берсе – Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы (ТСП). Россия-Германия ТСП 800дән артык алман, россия һәм башка әгъза-оешмаларны берләштерә. Аның максаты – Россиядә эшләп килүче алман оешмаларының һәм Германиядәге Россия оешмаларының мәнфәгатьләрен кайгырту.

Конференциянең төп темасы – Россия икътисадын яңарту барашында Россия-Германия икътисади мөнәсәбәтләренең киләчәге. Боларны истә тотып, ТСП Россиядән килгән катнашучылар исемлегеннән һәм аларның ихтыяҗларыннан чыгып, чарада катнашу өчен алман оешмаларын сайлаячак.


Россиягә инвестицияләр кертергә теләүче Германия оешмаларының саны елдан-ел арта. Бүгенгә Россиядә алман капиталы кертелгән 6100 оешма исәпләнә. Бу Германия оемашларының Россия оешмамалары белән уртак эш алып баруда кызыксынуын күрсәтә.

Конференциядә катнашу бушлай. Юл һәм торак чыгымнарын катнашучылар үзләре каплый.


Татарстан Республикасы Экспортка булышлык күрсәтү үзәге Татарстан эшмәкәрләренең әлеге чарага баруын оештыруда ярдәм итәчәк.


Коференциядә катнашырга теләүчеләргә 2013 елның 16нчы декабренә кадәр Татарстан Республикасы Экспортка булышлык күрсәтү үзәгенә

8(843)227-42-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International