Милли валютабыз символы расланды

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Тавыш бирүдә барлыгы 280 мең чамасы кеше катнашкан. Ниһаять, аның нәтиҗәләре буенча милли валютабыз, ягъни сумның символы расланды. Ул Р хәрефенә горизонталь сызык сызылган билге булачак.

Мәгълүм ки, дөнья валюталарының күбесенең үз билгесе бар. Үзәк банк инде 2014 елдан сумның яңа гына табадан төшкән символын тимер бер сумлыкларда, шулай ук кәгазь банкнотларда да кулланырга ниятли.

Россия тарихында мондый символ булдыру максатын күздә тоткан рәсми булмаган акцияләр үткәрелеп торган. Конкурска тәкъдим ителгән сурәтләнешләр Р хәрефе, асты өскә әйләндерелгән Р хәрефе, катылык билгесе, славянча «ер»дән гыйбарәт булган. Ә инде Үзәк банк 1995 елдан «РР» билгеләре кулланып килде. Соңгы акция барышында исә Дәүләт Думасы депутатлары һәм банкирлардан төзелгән эшче төркем берничә вариант тәкъдим итеп, аларны Интернет аша тавыш бирүгә куйды.

Җиңеп чыккан билге тавыш бирүчеләрнең 61 процент тавышын җыйган. Акциядә 25-34 яшьлек гражданнар югары активлык күрсәткән.

http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International