“Олы йөрәкле кеше” I республикакүләм бәйге нәтиҗәләре билгеле булды

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
10 декабрь көнне “Олы йөрәкле кеше” I республикакүләм бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсны оештыручылар - «Милосердие в образовании» Хәйрия фонды һәм “ТИСБИ” идарә университеты. Әлеге чара ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы ярдәме белән үткәрелде.

Тантананы ТИСБИ” идарә университеты ректоры, Хәйрия фонды президенты Нэлла Прусс ачты. Үзенең чыгышында ул конкурста катнашучыларның хезмәтләренә, рухи сыйфатларына зур бәя бирде һәм инвалидлар белән эшләүдә керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде.

Бүләкләү тантанасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Тәҗетдинова, ТР Дәүләт советы социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Россиянең халык артисты, Россия балалар фондының Татарстан бүлеге директоры Салават Фәтхетдинов, социаль сораулар буенча Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Равил Сираҗиев һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.

Җиңүчеләргә 13 номинациядә диплом һәм бүләкләр тапшырылды. “По зову сердца” / “Йөрәк кушуы буенча” номинациясендә нефтьчеләр башкаласыннан “Постройка+” журналы җитәкчесе Марина Гайнетдинова бүләкләнде.

Шулай ук инвалидлар белән эшләүдә зур өлеш керткән тәрбиячеләр һәм укытучылар, уңай мохит булдыру мәсьәләләрен яктырткан журналистлар да билгеләп үтелде.

Университет студентлары әзерләгән концерт номерлары тантананы тагын да җанландырып җибәрде.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International