Әлмәттә ӘМР Иҗтимагый советы утырышы булды. Очрашуны ачып, Совет рәисе Рушания Нәҗметдинова оешманың җаваплы һәм мөһим миссиясенә басым ясады, аның вәкилләренең район тормышының барлык өлкәләрендә дә актив катнашуын билгеләп үтте. «2023-2025 елларга Әлмәт муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасының үтәлеше турындагы төп доклад белән Мәдәният идарәсе җитәкчесе Роза Галиева чыгыш ясады.