Иртәгә Әлмәттә гражданнарны бердәм кабул итү көне була

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
РФ Президенты йөкләмәсе буенча 2013 елның 12нче декабрендә сәгать 12:00- 20:00 дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне булачак.

Әлмәт муниципаль районында гражданнарны Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39 адресы буенча кабул итәчәкләр. Район җитәкчелегенә алдан язылу өчен телефон: (8553) 45-50-03

Әлмәт шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре сәгать 12:00- 20:00 алдан язылусыз, чират тәртибендә кабул итәләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Фатих улы Гариповка 32-61-71 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

РФ Наркотикларның әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Таһир улы Шакировка 45-26-94 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International