Әлмәтлеләрне «ЭКОлидер» һәм «Табигать һәм кеше» республикакүләм конкурсларында билгеләп үттеләр

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
10 декабрьдә «Корстон» Кунакханә сәүдә-күңел ачу комлексында «ЭКОлидер» һәм «Табигать һәм кеше» республикакүләм конкурслары нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Быел алар Татарстанда Экологик мәдәният һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган иде. «Татнефть» оешмасы инде 10нчы ел рәттән абсолют җиңүче дип табылды. Нефть өлкәсендә эшләүче башка оешмалар арасында да бүләкләнүчеләр аз булмады.

Быел конкурсларда катнашуга сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче 300гә якын оешма, җирле үзидарә органнары, җәмгыяви оешмалар, эшмәкәрләр һәм журналистлар гариза биргән.

ТР Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чараның мәртәбәе кунагы булды. “Татарстан – экологик планда җитди саналган һәм киләчәккә карап эшләгән унарлаган объект теркәлгән сәнәгый республика”, - дип билгеләп үтте ул. Экологларга мөрәҗәгать итеп: “Сез яхшы курс алгансыз. Журналистларның теләктәшлеге дә ярдәмгә килә. Хезмәтегезгә зур рәхмәт,” – диде ул һәм эшләрендә принципиальлек, тәвәккәллек теләде. Парламент Башлыгы эшләренә югары җаваплылык белән караган һәм әйләнә-тирә мохитны саклауга зур өлеш керткән нефтьчеләрнең дә аерым рольләрен ассызыклады.

«ЭКОлидер-2013» конкурсында чираттагы җиңүче – «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Лавущенко

ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров 2013 елның табигатьне саклау эшләренә бик бай булуын: территорияләрне чистарту, агач утырту, халыкара фәнни-гамәли конференцияләр, белем бирү учрежденияләрендә үткәрелгән экология дәресләре цикллары кебек чараланың ел дәвамында күпләп үткәрелүен билгеләде. «Лаеклыларны сайлау жюрига җиңел булмады, бигрәк тә массакүләм мәгълүмат чараларының вәкилләре арасыннан җиңүчеләрне билгеләү кыен булды. Алар экологик тематиканы һәрвакыт игътибар үзәгендә тоталар. Сезгә битараф булмавыгыз һәм гражданлык позициягез өчен зур рәхмәт», - диде министр.

Әлмәтлеләр күптөрле номинацияләрдә призлы урыннарга лаек булды. Бүләкләнүгә лаек булганнарның зур делегациясен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков алып барды. Алар арасында: «Әлмәт таранспорт идарәсе» МУО, «Әлмәт-Водоканал» ААҖ, «Шәһәр автомобиль юллар идарәсе» МУО, «Электрон» яшүсмерләр клубы, «Яшь эколог-тикшеренүче» түгәрәк берләшмәсе, Яңа КәшерМәктәп-интернаты, «Бәкер» шифаханәсе.

Әлмәт муниципаль районының рәсми сайты экологик яңалыкларны даими җиткереп баруы өчен I урынга һәм дипломга лаек булды.

Төрле номинацияләрдә дипломнар белән “Татнефть” ААҖ “Луч” телекомпаниясе, “Знамя труда”, “Әлмәт таңнары” корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары да бүләкләнде.

Лира Сәхапова, Руслан Бажутов, Юрас Сафиуллин
Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International