Өчлегә укучыларда да стипендия алу өмете уяттылар. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендияне сессия нәтиҗәләренә карап кына түгел, семестр буенча өлгерешне исәпкә алып түләргә тәкъдим итте.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан студентларның өлгерешен яңача бәяләргә – студент алган билгеләрнең уртача арифметик күрсәткечен исәпләп чыгарырга һәм аны бюджетта укучы барлык студентларның уртача баллы белән чагыштырыга тәкъдим итә. Әлеге уртача балл айлык стипендия алу өчен минималь киртә булачак та инде.
Әлеге тәкъдим белән чыккан авторлар фикеренчә, имтиханда начар билге алган студент та, семестр дәвамында профиль предметтан уңышлы укуы белән реабилитацияләнә алачак.