Әлмәттән алты көрәшче Россия чемпионатында

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Хәбәр иткәнебезчә, 14-15 декабрь көннәрендә Казанның көрәш мәккәсе саналган “Ак Барс” Көрәш Сараенда татарча көрәш буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Бәйгене оештыручылар белдергәнчә, ярышка килүче һәркемне үзенчәлекле бүләкләр көтә. 15 декабрьдә көндезге уникедә исә финаллар башлана, хәлиткеч очрашулар телевидениегә төшереләчәк.

Ә ул арада беренчелектә һәм чемпионатта катнашачак Татарстан җыелмасы да ачыкланды. Дөресрәге, катнашучылар инде күптән билгеле. 17-18 яшьлек егетләр арасында октябрь аенда Чаллы шәһәрендә “Татарстан яшьләре” газетасы призларына узган бәйгенең җиңүчеләре катнаша биредә. Аерым алганда, ил чемпионы исемен яулау мөмкинлегенә Ришат Камалов, Алмаз Биккинин (икесе дә Чаллы), Булат Юнысов, Рафил Низаметдинов (икесе дә Мамадыш), Булат Гадершин (Зәй), Пунхан Наджафов, Ирек Шәяхмәтов (икесе дә Әлмәт), Самат Әхмәтҗанов (Биектау) һәм Ринат Дәүләтшин (Кукмара) ия булачак. Яшьләрнең баш тренеры итеп Николай Крылов билгеләнгән.

18 яшьтән өлкәннәр арасында исә Татарстан данын республика чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр яклаячак. Аерым алганда, Ирек Заһриев (Сарман), Рамил Синәкәев, Руслан Нургалиев, Айвар Билалов, Ильяс Галимов (барысы да Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы, “Ак Барс” Көрәш Сарае вәкиле), Ринат Хәйретдинов (Балтач), Лениз Абдуллин (Вахитов районы). Болар арасында араларында беренче тапкыр ил чемпионы исемен яулау мөмкинлегенә ия булучылар икәү генә – Ирек Заһриев белән Илмир Төхвәтуллин. Рамил Синәкәевның яшьләр арасында Россия чемпионы булып калганы бар. Җыелма команданың баш тренеры – Фәрит Шәйхетдинов.

intertat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International