Студентлар катнашында хоккей уеннары башлана

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
Якшәмбе көнне, 15 нче декабрьдә, Әлмәт шәһәренең “Юбилейный” Спорт сараенда 2013-2014 елның студентлар хоккей лигасының ачылу тантанасы була. Бу көнне Казан дәүләт медицина университеты һәм Әлмәт дәүләт нефть институты командалары очрашачак. Матч 13.00 сәгатьтә башлана.

“Нефтяник” Әлмәт хоккей клубы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International