Әлмәт театрында Яңа ел уңаеннан 41 мәдәни чара уздырылачак
2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Быел беркемгә дә Яңа ел бәйрәмнәрен көтеп, моңсуланырга урын калмаячак.Бәйрәм алды чаралары күптөрлелеге белән шатландырачак.25 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр Татарстанда 480нән артык Яңа ел чыгышлары оештырылачак. Аларның күпчелеге театрлар эшчәнлеге белән бәйле. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, китергән саннардан күренгәнчә, Әлмәт татар дәүләт драма театры – 41, С. Амтубаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры – 31, Буа дәүләт драма театры – 36 спектакль күрсәтәчәк. Шулай да, спектакльләр күрсәтү буенча иң югары күрсәткечкә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры ия.
Моннан тыш, тамашачының күңелен күрергә һәм рухи ял бирергә концертлар да оештырыла. Мисал өчен, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында 35 концерт булачак. Билет бәяләренә килгәндә – алар шактый үтемле. Айрат Сибагатуллин бу уңайдан: “Билетларның уртача бәясе 250 сум. Дөрес, араларында 100 сум булганы да, 700 сумлыгы да бар”, - дип ассызыклады.
Авыл клубларында да шактый мавыктыргыч чаралар булыр, дип ышандыралар.
Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы