Бу көннәрдә Әлмәт татар дәүләт драма театры олы вакыйгалар дулкынында яши. Мәдәният учагында бер–бер артлы премьералар куела, юбилей кичәләре гөрләп уза. Уильям Шекспирның яңа формат белән куелган “Ромео һәм Джульетта” трагик әсәре Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллинаның юбилеена туры китереп куелды. 7 декабрь көнне спектакль тамашачылар хозурына тәкъдим ителде. Юбиляр анда төп рольләрнең берсе булган Дая ролен башкарды.
Әлмәт татар дәүләт драма театрының йөзек кашы, визит карточкасы булган Раушания Фәйзуллинаның иҗат багажында бер– берсенә охшамаган, кабатланмаган 60 тан артык образ язмышы тупланган. Үзенең гадилеге, мөлаемлыгы һәм таланты белән берничә буын тамашачылар мәхәббәтен яулаган артистка коллективта да үз кеше. Аны 50 яшьлек алтын юбилее белән тәбрикләргә республикабызның барлык төбәкләреннән туганннары, дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары килгән иде. Юбилярны Татарстан республикасы мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге җитәкчесе Рәшит Фәтхуллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде. Аларның һәрберсе Раушания Фәйзуллинаның барлык артистлар арасыннан иң якты күңелле, аяз кеше булуын билгеләп үттеләр. Ерак араларны якын итеп килгән кадерле кунаклар Гөлсем Исәнгулова һәм Рабит Батулла да юбиляр иҗатына гашыйк кешеләр. Г.Камал исемендәге академия театрыннан күренекле артист, режиссер Илдар Хәйруллин,театр белгече, театрның әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов.
Һәм Раушаниянең дәвамчысы, горурлыгы, кадерлеләрдән-кадерле кызы Ләйсән Фәйзуллина юбилярга камаллыларның кайнар котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә Оренбург татар драма театрыннан Люция Абдуллаева, Тинчурин театрыннан юбилярның курсташы Гүзәл Гарәпшина, Илгизәр Хәсәнов, Татар яшьләр театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, Минзәлә театры баш режиссеры Дамир Сәмәрханов һәм артистка Гөлшәһидә Салахов, Яр Чаллы драма театрыннан баш режиссер Фаил Ибраһимов, Түбән Кама театрыннан баш режиссер Рөстәм Галиев та катнашты.
“Альметьевский вестник “газетасының баш редакторы Ландыш Зарипова исә күп санлы газета укучылар һәм Әлмәт журналистлары исеменнән юбилярга булган ихтирамын, соклануын җиткерде. “Сезнең кебек кызыклы язмышлы, талантлы шәхесләр хакында язуы да, укуы да күңелле”, – диде ул.