27 февральдә Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш барышында медицина учреждениеләренең 2025 елдагы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2026 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, баш табиблар һәм медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.