Казанда “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Шушы минутларда Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тәмамланды.

Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. “Экологларның хезмәте бик мөһим, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде ул үткәрелгән чараның мөһимлеген ассызыклап.– Татарстан дистәләгән югары технологияле оешма һәм предприятиләрне берләштергән сәнәгать республикасы. Аларның үз эшчәнлекләренә экологик яктан якын килеп, проблемаларны тирәнтен аңлап эш итүләре сөенечле. Бу процессның тагын да нәтиҗәлерәк булуында журналистлар, студентлар, иҗтимагый оешмаларның роле бик зур. Мәсьәләләрнең көнүзәк булуы беренче чиратта аларның язмалары, телесюжетлары аша билгеләнә.

Парламент башлыгы экологик проблемаларны хәл итү, тирә–як мохитне саклауда ”Татнефть” ААҖнең киң колачлы эшчәнлек алып баруын әйтте.

Әлеге чарада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Богданчиков җитәкчелегендә нефтьчеләр башкаласыннан да делегация катнашты. Әлмәтлеләр номинацияләрдә билгеләп үтелде.

“Әлмәт – Водоканал” ААҖ нә “Торак – коммуналь хуҗалык эшчәнлеген экологик яктан куркынычсыз итеп оештырудагы югары күрсәткечләре” өчен 3 нче урын бирелде.

Экологиягә кагылышлы яңалыкларга зур урын биргәне өчен Әлмәт муниципаль районының рәсми сайты беренче урынга лаек булды. Район башлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Лира Сахапова Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров һәм “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов кулыннан бүләкләр алды.

Төрле номинацияләрдә “Татнефть” ААҖ корпоратив матбугат чаралары, “Луч” телекомпаниясе, “Знамя труда”, “Әлмәт таңнары” газеталары да билгеләп үтелде.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International