Республиканың төп чыршы бәйрәме 25 декабрьдә узачак

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Республиканың төп чыршы бәйрәме 25 декабрь көнне узачак. Әлеге бәйрәмдә республиканың төрле районнарыннан килгән 2000нән артык бала катнашыр, дип көтелә. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр иткәнчә, “Татнефть-арена” боз сараенда үткәреләчәк чыршы бәйрәмендә 7-11 сыйныф укучылары катнашачак. Аларга республика җитәкчелеге белән очрашу мөмкинлеге булыдырылачак, Яңа елның символы булган йомшак уенчык эченә тутырылган тәм-томнар таратачаклар.

Мәскәүдәге Кремль чыршы бәйрәме исә 26нчы декабрьдә уздырылачак. Биредә РФнең төрле төбәкләреннән 5000 укучы катнашачак. Алар арасында Татарстаннан да 130 бала бар. Шуларның 26сы – ятим, 23е – Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаучылар, 10ысы – спорт белән шөгыльләнеп, югары күрсәткечләргә ия булганнар һәм 10ысы – вазифаларын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләренең балалары.

Балаларны медицина персоналы, полиция хезмәткәрләре озата барачак. Мәскәүгә чыршы бәйрәменә баручыларга Яңа ел бүләкләре һәм шәһәр буенча экскурсия каралган. Делегация 24нче декабрь көнне юлга чыгачак, 27се исә, кире әйләнеп кайтыр, дип көтелә.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International