Әлмәт яшьләре “Буыннар очрашуы” дигән Студентларның хезмәт отрядлары республикакүләм форумында катнашты

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Халыкара мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән, Татарстан Республикасы Студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган “Буыннар очрашуы” республикакүләм форумында Әлмәттән 80 студент катнашты. Делегациягә Балалар һәм яшүсмерләр эшләре идарәсе, Студентларның хезмәт отрядлары штабы вәкилләре, СХО активистлары һәм ветераннары, урта һәм югары һөнәри белем бирү учрежденияләре педагоглары да керде.


Татарстан хезмәт отрядлары тарихы 1963 елдан башлана, командирларының һәм комиссарларының максатчанлыгы, эш сөючәнлеге, һәнәри осталыгы белән таныла. 50 ел эчендә мондый отрядлар көче белән Компрессор, Миннебай газ эшкәртү заводлары, Оргсинтез, КамАз кебек шәһәр төзү әһәмиятенә ия оешмалар төзелгән.

Хезмәт отрядлары Сочи шәһәрендәге олимпиада корылмаларын , XXVII Дөньякүләм җәйге универсиада объектларын, Ямал ярымутравында газ экәртү станцияләрен, «Танэко» Нижнекамск нефть эшкәртү заводын, “Көнбатыш Ауропа – Көнбатыш Кытай” халыкара автомагистрален төзү кебек масштаблы проектларны тормышка ашыруда бүген дә бик кирәк. Педагогик отрядлар Татарстан лагерьларында, сәламәтлек учреңденияләрендә, агросәнәгать комплексында, “Россия тимер юллары” ААҖ структурасында эшлиләр. Студентлар республиканың урман фондын, тарихи мирасыбызның уникаль һәйкәлләрен төзекләндерергә дә ярдәм итәләр.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстанның беренче төзелеш отрядлары җитәкчесе, ТР атказанган төзүчесе Анатолий Котвицкий, 1963 елгы беренче КИСИ отрядларының командирлары һәм комиссарлары, ветераннар, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, эшләп килә торган студент отрядлары, Министрлар Кабинеты, ТР министрлыклары һәм идарә тармаклары җитәкчеләреннән 1200 делегат катнашты.
Очрашу кысаларында Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы да булды. Әлмәттән Гөлнара Борһанова (ӘДНИ), Дамир Шәрипҗанов («ТИСБИ» ИУ ӘФ), Тимур Самадов (ӘДНИ), Рания Нурутдинова (ӘДНИ), Виталий Портнов (ӘПК), Ксения Хлопцева (ӘДМХИ) һәм Ләйсән Зайдуллина (ӘМедК) шундый хатларга лаек булды. Алар шарфлар, значоклар, 50еллык юбилейга багышланган һәм Әлмәт Студентларның хезмәт отрядлары штабы җитәкчеләре Тимур Шамсуллин, Альмира Аксандинова да кертелгән китап белән бүләкләнделәр.

Катнашучылар Студентларның хезмәт отрядлары – ихлас һәм игелекле хәрәкәт дип саный һәм чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына рәхмәт белдерә.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International