Әлмәтнең СПИД үзәгендә 1110 кеше исәптә тора

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Хәзерге вакытта Әлмәтнең СПИД үзәгендә 1110 кеше исәптә тора. Авыручыларның күпчелеген 40, 50, 60 яшьлекләр тәшкил итә.

- СПИД белән авыруның төп сәбәпләре – җенси тотнаксызлык һәм наркомания. Ел саен тотрыклы рәвештә 100 кешедә ВИЧ-инфекция ачыклана, – ди СПИД-үзәкнең оештыру-методик бүлеге җитәкчесе Елена Фролова. – Быел 14-19 яшьлекләр арасында ул күзәтелмәде. 2000 елдан алып бүгенгә кадәр ВИЧ-инфекцияле аналардан 275 баланың тууы билгеле. Гадәттә, мондый аналардан авыру бала туу 1-2 процентын тәшкил итә. Хәзерге көнгә ВИЧ-инфекцияле 21 бала исәпләнә. Алар 1,5 яшькә кадәр күзәтү астында торачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген 196 бала күзәтүдән төшерелгән.

Бу хакта “Әлмәт таңнары” газетасы хәбәр итә.

Татар-информ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International