Балаларга бүләкләрне ничек дөрес сайларга?

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Тиздән Яңа ел һәм бәйрәм алды мәшәкатьләре. Бу көннәрдә бүләк сайлау – иң җаваплы эштер, мөгаен. Бүләк балаларга сайланса, бигрәк тә. Сабыйлар чыршы астында күптәннән хыялланган әйберләрен табарга телиләр. Бүләкне күңел кайтмаслык итеп ничек дөрес сайларга соң?
Кулланучыларга киңәшләр:
Яңа елда балалар түземсезләнеп көткән бүләкләрнең берсе – уенчык . Ул матур, функциональ балага шатлык китерә торган булып кына калмыйча, сәламәтлеккә дә зыян салмый торган булырга тиеш.
Товар турында тулы мәгълүмат алу Сезгә ялгышу мөмкинлеге калдырмас. Сатучы сатып алучыга аңлаешлы итеп, барысын күрсәтеп, уенчыкның аталышы, аны җитештергән оешма яки фирма, яисә аның вәкиле яки импортерының атамасын һәм аның юридик адресы турындагы мәгълүматны җиткерергә тиеш.

Мәҗбүри таләпләргә өстәмә рәвештә уенчыклар маркировкасында кулланучының яше, йомшак уенчыкларны карау ысуллары, уенчыкны җыю инструкциясе (кулланмасы), уенчыкларны зыянсыз куллану турындагы инструкция һәм кисәтү язмалары, кулланучының авырлыгын күтәрә торган уенчыкларда максималь йөкләнеш күрсәтелергә тиеш.

Кулланучы өчен мәгълүмат рус телендә булырга тиеш. Импорт продукциядә әйбер эшләнгән ил, җитештерүченең фирма атамасы һәм чит ил адресын латин алфавитында язарга рөхсәт ителә.

Һәрбер уенчыкта яки аның төрү материалында, яисә кыстыргыч-битендә аңлаешлы, яхшы күренә торган һәм юылмый торган маркировка булу мәҗбүри. Саклау-декоратив ябу материаллары (буяу, декоратив сибү порошоклары) тотнаклы булырга тиеш.

Ризык әйберләреннән бүләк сайлаган очракта да игътибарлы булыгыз. Аларның маркировкасында товарның атамасы, җитештерүченең атамасы һәм урнашкан урыны, нетто массасы, продуктлар составы, азык кыйммәте, саклау шартлары, яраклылык сроклары, җитештерү һәм төргәкләү датасы күрсәтелергә тиеш.
Күптөрле әйберләрдән торган татлы ашамлыклар җыелмасында, һәрбер конкрет атамага тукталмыйча гына, җыелмага кергән әйбер ингриедиентларының гомуми составы, һәрбер конкрет әйбернең азык кыйммәтенә тукталмыйча гына, җыелмага кергән әйберләрнең уртача азык кыйммәте күрсәтелергә тиеш.

Баллы бүләкләрне, уенчыкларны сату вакытында кулланучы хокуклары бозылган очракта һәм үзегезнең кулланучы хокукларыгыз бозылган дип санасагыз, Сез ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органыны белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
Безнең адрес: ТР, Әлмәт шәһәре, Гафиатуллин урамы, 26. Телефоннарыбыз: 22-21-33, 22-21-44, 22-21-66.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International