Әлмәтлеләр район җитәкчеләре белән очрашуга языла алалар

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
РФ Президенты кушуы буенча, 2013 елның 12нче декабрендә дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
үткәрелә.
Әлмәт муниципаль районында гражданнарны Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39нчы йортта кабул итәчәкләр.
Әлмәт муниципаль районы түбәндәге мәсьәләрне хәл итүгә хокуклы:
- Муниципаль район җирлегендә һәркем алырлык мәктәпкәчә белем бирүне оештыру.
- РФ субъектларының дәүләт органнары вәкаләтенә караган уку-укыту процессын финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтеннән башка, төп гомум белем бирү программалары буенча һәркемгә башлангыч белем бирүне оештыру.
- РФ субъектларының дәүләт органнары вәкаләтенә караган уку-укыту процессын финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтеннән башка, төп гомум белем бирү программалары буенча һәркемгә төп гомуми белем бирүне оештыру.
- Муниципаль район җирлегендә, төбәк әһәмиятенә ия учрежденияләрдә балаларга өстәмә белем бирүдән башка, балаларга өстәмә белем бирүне оештыру.
- Бистәара китапханәләре аша халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру.
- Муниципаль район төзелешенә кергән торак урыннарында җирле традицион халык нәфис иҗатын үстерүгә шартлар булдыру.
- Муниципаль районы бюджетын формалаштыру.
- Муниципаль районның муниципаль милкендәге милеккә хуҗа булу.
- РФ кануннамәсе белән билгеләнгән вәкаләтләр кысаларында, муниципаль район чикләрендәге торак урыннарын электр белән тәэмин итү.
- Муниципаль район чикләрендә торак пунктларыннан ары киткән җирле әһәмияткә ия юлларда юл эшчәнлеге алып бару.
- Халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру.
- Торак урыннарына кагылышлы әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын оештыру.
- Көнкүреш калдыкларын утильләштерүне оештыру.
- Муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасына нигезләнеп төзелгән территорияне планлаштыру документларын раслау.
- Муниципаль район җирлегендә реклама корылмаларын урнаштыру схемасын раслау.
- Торак урыннарының архив фондларын саклау.
- Муниципаль район халкын табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларын күрү.
- Муниципаль районның рәсми спорт чараларын үткәрүне оештыру.
- Торак урыннары арасында яшьләр белән эшләү чараларын гамәлгә ашыру.
Очрашуга алдан язылу өчен телефон: (8553) 45-50-03

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International