Татарстанда “Без – Россия гражданнары” дигән акция башланды

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Татарстанда “Без – Россия гражданнары” дигән акция башланды. Аның максаты – РФ гражданины паспортын алучы 14 яшьлек яшүсмерләр аңында “Россия гражданины” төшенчәсен аңлауның әһәмиятен арттыру. Акциядә республиканың 8 районы – Мамадыш, Баулы, Әгерҗе, Лениногорск, Чистай, Лаеш, Норлат, Әлмәт районары катнаша.

14 яше тулган гражданнар ай саен тантаналы рәвештә паспорт алачак. Бүләк рәвешендә аларга паспорт тышлыклары да биреләчәк. Акциядә барлыгы меңнән артык мәктәп укучысы катнашачак.

Әлмәт районында бүген беренче тапкыр шундый акция узды. Район администрация вәкилләре 20дән артык гражданга үз куллары белән паспорт тапшырды.

Акция Татарстан Яшьләр берләшмәсе – Россия яшьләр берләшмәсенең төбәк бүлекчәсе тарафаннан ТР Яшҗләр эшләре, спорт һәм туризм минстрлыгы ярдәме белән оештырылды. Чара 2014 елның июненә кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International