Әлмәттә волейбол буенча ТР Кубогына ярышлар узды

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
6-8 нче декабрьдә “Татнефть” ААҖдә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ТР Кубогына уеннар узды. Ярышта иң яхшы дүрт ир-атлар һәм дүрт хатын-кызлар командасы катнашты.

Әлмәттән “Нефтяник” ир-атлар командасы көндәшләрен җиңеп, алтын медальләр һәм ТР Кубогын яулады.

Әлмәтнең икенче җыелма командасы ТР Кубогының бронза призеры булды. Икенче һәм дүртенче урыннарны «Зарница» һәм ICL КПО-ВС командалары алды.

Хатын-кызлар ярышында Түбән Кама һәм Мамадыш командалары катнашты. Беренче урынны “Нефтяночка”, икенче урынны Мамадыш командасы алды, ә өченче урында – Түбән Камадан яшьләр командасы, дип хәбәр итә Әлмәтнең Волейбол федерациясе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International