Әлмәттә хәйрия акциясе узды

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Әлмәтлеләр аз тәэмин ителешле гаиләләргә кием-салым белән ярдәм итүгә үз өлешен кертте.

Хәйрия акциясен “Бөтен шәһәр белән булышыйк” хәйрия хәрәкәте оештырды. Әлеге изге чарада эшмәкәрләр дә актив катнашты. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузучылар чын мәгънәсендә бәйрәм тамашасы шаһиты булды: шәһәр үзешчәннәре акция дәвамында үзләренең дәртле җырларын бүләк итте, ә Әлмәтнең иң оста пешекчеләре һәркемне сый-нигъмәт белән каршы алды.

Руслан Бажутов фотосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International