Әлмәттә башлангыч сыйныф укучылары арасында “Минем беренче проектым” бәйгесе узды

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
“Минем беренче проектым” – башлангыч сыйныф укучылары әнә шундый бәйгедә көч сынашты.

Анда шәһәрнең 12 мәктәбеннән 62 укучы “Оста куллар”, “Могҗизалар янәшәдә”, “Туган як табигате”, “Йөрәгеңне ач” һәм башка номинацияләрдә үз эшләрен тәкъдим итте. Әлеге муниципаль бәйге өченче тапкыр уздырылды. Беренче проектлары белән чыгыш ясаган балаларның һәммәсе дә мәгариф идарәсенең Грамоталарына һәм Дипломнарына лаек булды.

http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International