Бүген Россиядә Ватан каһарманнары көне

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Ватан каһарманнары көне – илебездә ел саен 9 декабрь көнне бәйрәм ителә торган истәлекле дата. Ул ““Россиядә истәлекле даталар һәм хәрби дан көннәре турында”гы Федераль законның 1-1 маддәсенә төзәтмәләр кертү турында”гы РФ Федераль законы белән билгеләнгән.
Әлеге бәйрәмнең тарихы ХVIII гасырдан ук башлана. 1769 елда Екатерина II Изге Җиңүче Георгий орденын булдыра. Ул елларда әлеге орден белән сугыш кырында гайрәтлелек, батырлык һәм кыюлык күрсәткән гаскәриләр бүләкләнә.
2007 елда Россия парламент әгъзалары әлеге бәйрәмне кире кайтаруга ирештеләр. Закон проекты авторлары аңлатуынча, Каһарманнар көнен бәйрәм итү традициясен яңарту – каһарман ата-бабаларыбызны искә алу гына түгел, арабызда яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтләү дә.
Calend.ru материаллары буенча

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International