Коррупциягә каршы көрәш туганнарга да кагылачак

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Президент администрациясе башлыгы Сергей Иванов: “Конфискацияләү коррупциягә каршы көрәшүдә нәтиҗәле чарага әверелергә тиеш. Бу турыда кануннамәгә тиешле төзәтмәләр кертеләчәк. Дума фракцияләре ул үзгәрешләрне хуплап чыгарга әзер”, - дип белдерде.
Экспертлар Россия кануннамәсенә башка яңалыклар кертелмәгән очракта, конфискация үзе генә көтелгән нәтиҗәр бирмәячәк дигән карашта тора.
С.Иванов сүзләренә караганда, кануннамәгә ришвәтчелек өчен милек җаваплылыгын төгәлләндергән төзәтмәләр кертеләчәк, алар милек гаепләнүченең туганнарына яздырылган очракны да исәпкә алачак.
Төрле вакытта мондый фикер белән “Бердәм Россия” депутатлары Любовь Слиска, Александр Хинштейн,Отари Аршба, “Гадел Россия” рәисе Сергей Миронов, фракция лидеры Николай Левичев, аның беренче урынбасары Михаил Емельянов та чыгалар. Әмма мәсьәлә тикшерелүдән алына.
“Бердәм Россия” вәкилләре Сергей Тен һәм Борис Резник Дәүләт думасына конфискацияләүне башка җинаятьләр өчен дә бирелә торган җәза итеп тәкъдим иткән закон проектын керткәннәр.
Коррупциягә каршы көрәш милли комитеты башлыгы, Кеше хокуклары президент советы әгъзасы Кирилл Кабанов: “Гражданнар кодексына “фактик бенефициар төшенчәсен кертергә кирәк”, - дип белдерде. Моннан тыш, К.Кабанов коррупциядә шикләнгән кешеләргә илдән чыгуны тыярга кирәк дип саный.

http://news.mail.ru

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International