«Татнефть» Әлмәт физик культура коллиятенең гимнастика залын ремонтлауга ярдәм итә

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Әлмәт физик культура көллияте Татарстан Республикасының физик культура, спорт һәм туризм буенча урта һөнәри белем бирү учрежденияләре арасында әйдәп баручылардан санала. Тиздән коллият 50 еллыгын бәйрәм итәчәк. Аның бинасы инде күптән төзекләндерүне көтә, бигрәк тә шәһәрдәге бердәнбер гимнастика залы тулы яңартуны сорый иде.
Ниһаять, юбилей алдыннан гимнастика залында ремонт эшләре башланды. Моның өчен «Татнефть» ААҖ 18,5 миллион сум акча бүлеп биргән. Бүген залның түбәсе, тәрәзәләре, идәне, җылылык һәм яктылык системалары алыштырылган, зал периметры буйлап терәкләр металл белән ныгытылган. Залда яңа 5 метрлы акробат сукмагы һәм батут кулланылачак.
Көллият җитәкчелеге дә, укытучылар, студентлар, ата-аналар да “Татнефть” ААҖ күрсәткән ярдәмгә рәхмәтле.

Әлмәт физик культура көллияте
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International