Әлмәт районында бер тапкыр җир асты тетрәве теркәлгән – җир тетрәвенең көче 4 баллга җиткән.

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Кичә Әлмәттән көнбатышка таба 10 км ераклыкта бер тапкыр җир асты тетрәве булып алган. «Татнефть» ААҖ үзәк инженер-технологик хезмәте мәгълүматларны караганда, аның көче 4 баллга җиткән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы төп идарәсе хәбәр итүенчә җир тетрәве нәтиҗәсендә биналар зарар күрмәгән, упкыннар барлыкка килмәгән, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика объектларына зыян килмәгән.

http://www.business-gazeta.ru
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International