Аларның 194 млн сумы – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан, 1 млрд 370 млн сумы – Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә

2013 елның 8 декабре, якшәмбе
2014 елда Татарстанда торак йортлар капремонты программасын финанслау күләме 4 млрд 709 млн сумнан артык тәшкил итә. Аларның 194 млн сумы – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан, 1 млрд 370 млн сумы – Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә. Бу хакта бүген республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Шулай ук министр 2013 елда күп фатирлы торак йортлар капиталь ремонты программасын гамәлгә кую турында да белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Быел ремонтланган 842 йортның 838 ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан тулысынча кабул ителгән. 15 декабрьгә кадәр Казанның Толстой урамындагы күпфатирлы торак йортларда үткәрелгән капремонтны кабул итү төгәлләү көтелә.
Шулай ук, 16-18 декабрьдә Татарстан башкаласында “Күпфатирлы йортларның уртак милкен капиталь ремонтлау төбәк программасы. Төбәк операторлары эшен оештыру” темасына семинар узачак, дип искәртте Ирек Фәйзуллин.
Бу чараны Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

Татр-информ




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International