Әлмәттә Volkswagen автосалоны ачылды

2013 елның 7 декабре, шимбә
Бүген тантаналы төстә Volkswagen автосалоны ачылды. Тантанада Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков, Әлмәт муниципаль районы Аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхатаров һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Ачылган автосалон урынында моңа кадәр ташландык бер бина гына иде. Барлык коммуникацияләрдән өзелгәнлектән ул әкерен генә җимерелүгә дучар ителгән. Яңа хуҗалар килгәч хәл төптән үзгәрә. Автосалонны реконструкцияләүгә һәм яңартуга елдан артык вакыт сарыф ителә. Бүгенге автосалон европа стандартлары таләпләренә дә җавап бирерлек. Биредә югары квалификацияле белгечләр өчен 70 тән артык яңа эш урыны булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International