Татарстан юлларында ел башыннан бирле 645 кешенең гомере өзелгән

2013 елның 7 декабре, шимбә
Татарстанда ел башыннан бирле юл һәлакәтләрендә 645 кешенең гомере өзелгән. Узган ел гыйнвар-ноябрь айларында һәлак булганнар саны шул кадәр үк булган.


Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре булып тизлекне арттыру, каршы як юлга чыгу һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы кала бирә. Соңгы 5 елда Татарстанда иң күп юл һәлакәтләре 2008 елда теркәлгән. Ул елның 11 аенда 655 кешенең гомере өзелгән булган.

Ф. Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International