2015 елдан яңа пенсия реформасы гамәлгә керә

2013 елның 7 декабре, шимбә
Чираттагы – 2015 елдан гамәлгә керәсе пенсия реформасы, закон проектлары, РФ Хөкүмәте “иләге” аша үтеп, Дәүләт Думасына барып керде. Ул законнар депутатлар тарафыннан өйрәнелеп, беренче укылышта 18-19 ноябрь көннәрендә каралды. Кабул ителгәннән соң Россия халкы үз картлыгын шулар нигезендә кайгырта башлый.

Яңа пенсия формуласы нигезендә, өлкәнәйгәч, пенсия алу өчен, һәр кеше ике шартны үтәргә тиеш. Аның беренчесе – пенсиягә чыгу өчен һич югы минималь эш стажы булу. Моңарчы пенсиягә чыгу өчен 5 ел стажың булу да җитә иде. 2015 елдан башлап 2025 елга кадәр һәр ел саен арта барып, ул кимендә 15 ел булырга тиеш. Шулай итеп, ялга 2017 елда чыгарга ниятләүчеләрнең минималь эш стажы – 7, 2025 елда чыгучыныкы 15 ел булу зарур. Икенче төп критерий – пенсия коэффициенты күләме. Пенсия алу өчен кешенең иң кимендә 30 ел пенсия коэффициенты – баллы булырга тиеш. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры М.Топилин аңлатуынча, әлеге минималь коэффициент җыелсын өчен, айлык хезмәт хакың 6 мең сум булганда 30 ел эшләргә кирәк булачак. Ул кадәр коэффициент җыя алмасаң, гафу ит, пенсия дә юк.


Пенсиягә чыгу өчен кирәкле хезмәт стажына 1,5 яшькә кадәрге баласын багып өйдә утырган, армиядә хезмәт иткән еллар да кертелгән. Ләкин ул еллар өчен пенсия коэффициенты, хәтта алар бәби тапканчы яки армиягә киткәнче ай саен 47 мең сум алып эшләгән булсалар да, 1-2 балл гына саналачак. Димәк, хатын-кызның декрет ялында булуы, егетләрнең армиядә хезмәт итүе дә пенсия күләменә “суга”.
Шунысы да бар: 2015 елдан соң социаль пенсия хәзерге кебек кеше пенсия яшенә җитүгә – хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшьтән түгел, ә хатын-кызлар 60ка, ир-атлар 65 яшькә җиткәч кенә түләнә башлаячак.

Ф. Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International