Район башлыгына сорау бир

2013 елның 7 декабре, шимбә
Билгеле булганча, яңалыклар тасмасында “Район башлыгына” сорау бир рубрикасы эшли. Аларга җаваплар да биредә үк бирелә. Үзегезне кызыксындырган сораулар һәм җавапларны “Сорауларга җаваплар” бүлегеннән дә карый аласыз. Текстлар да авторның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез! Минем шундый сорау: 8 март урамында 3 нче мәктәп территориясендә бер генә фонарь дә янмый. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Ә бит әлеге урыннардан тренировкалардан соң безнең балалар кайта. Булышыгыз, зинһар!

Җавап: 2014 елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы нигезендә 3 нче мәктәп тә планга кертелгән. Өстәмә рәвештә мәктәп территориясенә урам утлары кую мәсьәләсе дә карала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International