Татарстанлылар тирә-як мөхитне саклау буенча IV Бөтенроссия съездында катнаштылар
2013 елның 7 декабре, шимбә
Тирә-як мөхитне саклау буенча IV Бөтенроссия съездында Татарстаннан 52 делегат катнашты. Алар арасында Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков та бар иде. Оештыручысы Россия Федерациясенең экология һәм табигый байлыкларны саклау министерлыгы булган чараның төп максаты - алдан торган кискен проблемалар буенча фикер алышу, бу юнәлештә законнарны камильләштерү.