Физик затлар өчен милек салымы түләү сроклары үзгәрде

2013 елның 6 декабре, җомга
Гражданнар тарафыннан милек, шулай ук транспорт һәм җир салымы түләү срогы 1 ноябрьдән икенче елның 1 октябренә кадәр күчерелә.

Мондый нигезләмә 2013 елның 2 декабрендә кабул ителгән 334-ФЗ номерлы “РФ Салым кодексының икенче бүлегенә үзгәртүләр кертү турында”гы һәм “Физик затлар өчен милек салымы турында”гы РФ законының 5 матдәсе белән каралган.

Шуннан тыш, РФ Салым кодексына Закон белән кертелгән үзгәрешләр
шәхси эшмәкәрләр өчен салымнарны патент системасы буенча түләүне һәм патент алуга гаризалар бирү кебек эшләрне җинеләйтәләр.

Әлеге закон шәхси эшмәкәр статусын алу өчен гариза биргәндә, салым түләүдә патент системасын куллану буенча

Әлеге закон нигезендә, бер үк вакытта ике гариза язырга мөмкин: шәхси эшмәкәр статусын алу һәм салымнарны патент системасы буенча түләү өчен.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International