“Гармония” вокаль ансамбленең юбилей концерты узды

2013 елның 6 декабре, җомга
4 декабрь көнне “Нефтьче” мәдәният сараенда “Гармония” вокаль ансамбленең юбилей концерты булды. Ансамбльнең җитәкчесе “Нефтьче” мәдәният сарае”ның хормейстеры, РСФСРның халык мәгариф отличнигы Галина Бибанина.
10 ел эчендә әлеге иҗади коллектив үз тамашачыларын тапты, региональ һәм бөтенроссия фестиваль һәм конкурсларында катнашып җиңүләр яулады. Шәһәр күләмендә була торган бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Программада ААҖ “Әлмәт труба заводы”ның “Гжель” вокаль ансамбле, Урсала мәдәният йортының “Родник”/ “Чишмә” ансамбле, “Нефтьче” мәдәният сараеның иҗади коллективлары катнашты.

Әлмәт муниципаль районының культура идарәсе
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International