Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә өстәмә 29 поезд йөриячәк

2013 елның 6 декабре, җомга
Яңа ел бәйрәмнәре һәм Раштуа көннәрендә 29 өстәмә поезд йөриячәк. Тимер юл составлары халык иң күп йөри торган Түбән Новгород – Мәскәү, Киров – Мәскәү, Казан – Мәскәү маршрутлары буенча 2013 елның 26 декабреннән алып 2014 елның 12 гыйнварына кадәр булачак.

Түбән Новгород һәм Ижау шәһәрләреннән Санкт-Петербургка йөрүче поездларның саны да артачак.

Әлеге бәйрәм көннәрендә барлыгы 544 вагоннан торган 34 өстәмә состав Горький тимер юл тарафыннан булдырылачак.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International