Әлмәттәге телефон террористы 3 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
30 ноябрь көнне Әлмәтнең “112” телефон хезмәтенә билгесез кеше шалтырап, күңел ачу үзәкләренең берсе 30 минуттан соң шартлаячак, дип хәбәр итә.

Әлеге хәбәрдән соң, күңел ачу үзәгеннән 150 кеше эвакуацияләнә. Бинага җентекле тикшерү үткәрелә, ләкин шартлаткыч матдәләр табылмый. Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек егет тоткарлана.

Хәзерге вакытта ул суд– психиатрия экспертизасы уза. Әгәр дә психик яктан сәламәт дип табылса, әлеге ир– ат ФР ҖК 207 маддәсе нигезендә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Әзерләнүче теракт турындагы ялган хәбәрләрнең күбесе аноним характерда. Шуңа да карамастан, барлык очракларда да шалтыратучыларның шәхесләре тиз арада ачыклана. Берникадәр вакыттан соң исә шик астына алынучы полиция бүлегенә китерелә.

22 ноябрь көнне 21 сәг. 40 минутта “112 “ телефонына Казанда яшәүче 26 яшьлек ир–ат шалтырап, йортның икенче подъездында бомба булуы турында әйтә. Берничә минуттан ялган террорист полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. Ул 54 яшьлек, даими тору урыны булмаган сәрхүш булып чыга.

7 ноябрь көнне полиция идарәсенә теракт турында берьюлы ике хәбәр килә. Казанда 24 яшьлек психик яктан сәламәт булмаган егет “Горки” станциясенә мина, Яр Чаллы шәһәрендәге 9 яшьлек мәктәп укучысы, кызык ясап, кунакханәгә шартлаткыч куелуы турында әйтәләр.

Белгечләр фикеренчә, “телефон террористлары”ның мотивлары төрле. Аерым бер кешегә яки учреждениегә зыян салырга теләүчеләр аеруча күп очрый. Икенче сәбәп булып, шалтыратучыларның психик яктан сәламәт булмавы санала.

Ничек кенә булмасын, әзерләнүче теракт, янгын яки башка һәлакәтләр турындагы ялган хәбәр өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International