Әлмәт муниципаль районы миграция хезмәте җитәкчесе “Атна яңалыклары”нда интервью бирде

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Әлмәт муниципаль районы миграция хезмәте җитәкчесе Илдар Гобәев “Атна яңалыклары“ тапшыруында катнашты.

Әңгәмәнең төп темасы–идарәдә коррупциягә каршы көрәш чаралары. Илдар Камилович сүзләренә караганда, Федераль миграция идарәсенең Әлмәт муниципаль районы бүлегендә коррупциягә каршы күп төрле чаралар уздырыла, хезмәткәрләр арасында тәрбия һәм хезмәткә әзерлек эшләре алып барыла.

Коррупциягә каршы көрәшүдәге авырлыклар, беренче чиратта, гамәлдәге законнарны белмәүдә дип исәпли миграция хезмәте җитәкчесе. Бигрәк тә якын-тирә илләрдән килүчеләр гражданство алу өчен нинди документлар кирәклеген белми. Барлык кирәкле мәгълүматларны ufms.tatarstan.ru сайтыннан карарга мөмкин.
Әңгәмәне тулысынча “Луч–Әлмәт” телеканалының “Атна яңалыклары“тапшыруында карый аласыз.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International