Яңа ел уенчыгы үз кулларың белән: кәгазь кыстыргычлардан тимераяк

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
3-7 яшьлек балалар кәгазь кыстыргычлары һәм фетрдан матур тимераякларны үз куллары белән ясый алалар.

Шугалак курчакларны да битараф калдырмый – алар тимераякта фигуралы шуу мәктәбенә язылырга тели. Кызыгызга кечкенә тимераяклар тегергә тәкъдим итегез. Урамда йөреп кергән курчаклар ял итсен өчен аларны яңа ел чыршысына элеп куяргв була.

Эш өчен сезгә төрле төстәге фетр, зур кәгазь кыстыргычлары, төймәләр, пайеткалар, җепләр, энә һәм тар тасмалар кирәк булачак. Тегеләсе материалны кисү өчен трафарет әзерләгез. Кәгазь кыстыргычларын – тимераяк йөзен – куяр урын булсын өчен, тукыманы урталай бөкләргә һәм булавка аша тасма үткәрергә онытмагыз.

Уенчык читләрен эре атламлап тегеп чыгыгыз. Җепләрне тукыма төсенннән бераз ачыграк яки караңгырак итеп сайласагыз, уенчык матуррак килеп чыга. Пайетка һәм төймәләрне ябыштырыгыз, бу – тимераяк бауларының тишекләре була.

Бергә эленгән берничә мондый тимераяк яңа ел чыршысына искиткеч бизи.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International