Күренекле рус шагыйре Федор Тютчевның тууына – 210 ел

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Федор Тютчев 1803 нче елның 5 декабрендә дворян гаиләсендә туа, башта үз заманына хас булган бик яхшы башлангыч белем ала, соңыннан Мәскәү университетын уңышлы тәмамлый. Күп еллар Германиядә дипломант вазифасын башкара. Шуңа күрә аның фәлсәфә лирикасында немец фәлсәфәчеләре һәм шагыйрьләре йогынтысы сизелә. Иҗатының зур өлеше мәхәббәт темасына багышланган. Бу шигырьләрендә ул үзенең беренче һәм икенче хатынына булган мөнәсәбәтләрен лирик планда ачып бирә. Мәхәббәт шигырьләренең өченче өлешен Федор Тютчев соңгы мәхәббәте, үзеннән күпкә яшьрәк булган Елена Денисьевага багышлый. Шагыйрь иҗатында шулай ук табигать темасына зур урын бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International