Әлмәт янгын сүндерүчеләре Бөтенроссия бәйгесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Мәскәү өлкәсенең Дедовск шәһәрендә Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте белгечләре арасында уздырылган “Иң яхшы һөнәр иясе” һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау этабында республика ВДПОсының Әлмәт бүлеге белгечләре дә катнашты.
Нәфис Мотыйгуллин һәм Эльвир Гайнуллин Идел буе федераль округында үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр булып табылган иде. Илнең төрле почмагыннан җыелган 30 вәкил арасында алар югалып калмады. Теория һәм практика этаплары нәтиҗәләре буенча Нәфис Мотыйгуллин беренче, ә Эльвир Гайнуллин өченче урын яулады.

http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International