Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсендә декабрьның беренче көненнән “Кыш бабай инде юлда – алиментларыңны түлә!” дигән хәрәкәт башланды.
Перед Новым годом судебные приставы призывают нерадивых родителей вспомнить, насколько важны для ребенка забота и внимание со стороны родителей. Суд приставлары гамьсез ата-аналарга балаларына ата-ана игътибары һәм кайгыртучанлыгы кирәклеген искәртәләр.
Ел башыннан республика суд приставлары карамагында алимент түләттерү турында 40 меңгә якын эш (Әлмәттә 9 ай эчендә – 634) исәпләнә. Илдән чыгу хокукын тыю турында 5 меңнән артык карар чыгарылган. 1065 бурычлы кешенең милкенә арест салынган, 2386 ата һәм ана эзерлекләүгә игълан ителгән Алимент түләмәгән меңнән артык кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Башкарылган чаралар нәтиҗәсендә бүген алимент түләттерү эшләренең 16649 ябылган.
Бер ай дәвамында суд приставлары, үзләренә Кыш бабай вазифасын алып, ата-ана кайгыртучанлыгыннан мәхрүм балаларга тиешле алиментларын кайтарып бирү өчен төрле чаралар күрәчәк.
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе