Фатирын яңача планлаштырганы өчен хуҗасы Россиядә беренче мәртәбә милеккә хокукыннан мәхрүм ителгән

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
Законсыз рәвештә фатирын яңача планлаштырганнары өчен хуҗаларын милеккә хокукларыннан мәхрүм итүне сорап язылган Мәскәү торак инспекциясе дәгъвасын суд канәгатьләндерде. Бу очрак Россиядә беренче. Суд, җавапка тартылучыларның гамәлләре күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйган, дигән карарга килә.

Дәгъвачы мәгълүматларына караганда, фатир хуҗалары ремонт ясау вакытында бүлмәләр арасындагы йөкне үзенә күтәрә торган стенаны сүткәннәр. Алардан стенаны кире тергезергә кушканнар, әмма өч ел эчендә эш урынныннан кузгалмаган.2013 елның маенда Мәскәү торак инспекциясе аларны судка бирә. Хәзер әлеге фатир сатылачак, сатудан кергән акчалар, судка киткән чыгымнар алып калынып, милекнең элекке хуҗаларына кайтыралачак. «Милекнең яңа хуҗасына фатирны элекке хәленә кайтару вазифасы йөкләнә», — диелә хәбәрдә.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International