«Уңыш казануга бер адым»

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
3 декабрьда Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Уңыш казануга бер адым»дигән III Фестивале узды.

Әлеге чара физкультура, сәнгать һәм иҗат аша балаларны социаль адаптацияләүгә, реабилитацияләүгә юнәлдерелгән.

Балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм авыруларны булдырмау өчен тырышу; үсеп килүче буынга рухи һәм эстетик тәрбия бирү; балаларның мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын тормышка ашыру –оештыручыларның төп бурычларыиде.

Фестиваль өч – спорт, музыкаль-эстетик һәм декоратив-кулланма – юнәлештә эшләде.

Фестивальне Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты, Әлмәт муниципаль районының Халыкны социаль яклау идарәсе, Мәгариф идарәсе ярдәмендә Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге оештырды.

ФестивальӘлмәт махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе, 1,4,13,19,20,24,25нче мәктәпләр, 1нче,5нче гимназияләрнең актив катнаштында узды.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм иганәчеләрнең кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International