Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Бүген Яшьләр үзәгендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов рәислегендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Аның эшендә комиссия әгъзаларыннан тыш мәктәп директорлары, урта һәм югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Утырышта балигъ булмаган балалар катнашында теркәлгән 11 эш каралды. Беренче булып “Эссен” сәүдә үзәгеннән 788 сумлык уенчык машиналар урлап чыкканда тоткарлаган 11 яшьлек малайларның эше каралды. Аларга 500 сум күләмендә штраф салынды. 19 нчы мәктәптән 2004 елгы Р ның лак иснәү юлы белән исереп, юлдан узып баручыларга бәйләнүе, начар сүзләр әйтеп кычкыруы беренче генә тапкыр түгел икән инде. Әнисе улының тәрбиясе белән шөгыльләнергә теләми. Әлеге эш буенча ана хокукыннан мәхрүм итүгә тиешле документилар җыярга дигән карар кабул ителде. 3 нче, 12 нче, 6 нчы мәктәптә исәпләнүче берничә укучы сәбәпсез дәресләр калдыралар һәм йөрергә дә теләмиләр. Алар кичке мәктәпкә күчереләчәк. Комиссия утырышында кичке сәгатьләрдә балалары ялгыз йөргән, җәмәгать урыннарында сыра эчкән вакытта тоткарланучыларның әти– әниләре дә җавап тотты.

Фәрдия Хәсәнова “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International