Бер гасырда бер гомер

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
3 декабрь көнне “ТАССР ның Атказанган укытучысы” Мөхәммәтвәлиева Разия Мөхәммәтвәлиевнага 100 яшь тулды. Нәкъ бер гасыр элек ул вакытларда Бөгелмә кантоны, Яңа Кәшер авылында гаиләдә беренче була булып дөньяга килгән Разия апа Нәдер Уразмәтов нәселеннән булган Шаһиәхмәт мулла улы Габделгалимнең оныгы дип исәпләнә.

Зыялы кешеләр нәселен дәвам итүче буларак,1922-23 елларда Фазлыйәхмәт хәзрәттә дини белем ала, 1924 елда Совет мәктәбенә укырга керә. Яңа Кәшер авылында 4 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, укуын Әлмәттә дәвам итә.

–Безнең чорга бик авыр вакытлар туры килде. Революция вакытында бик күп фаҗигаләр булды. 1918-1919 елларда авылга әле кызыллар, әле аклар килеп керә. Революциядән соң, 1921 елда бөтен Идел буенда корылык булып, халык ачлыктан кырылды. Авылда гаиләләре белән үлеп бетүчеләр күп булды. Әнкәйнең апасы Вәсилә апаның ире, 6 баласы ачтан үлделәр.Безнең гаилә үлән ашап, әбиләр ярдәме белән генә исән калды”,– дип искә ала ул елларны гасыр белән чордаш Разыя апа.

1930 елда Разия Мөхәммәвәлиевна Казан педагогия техникумына укырга керә.Тик хәерчелек олы шәһәрдә яшәп белем алырга мөмкинлек бирми. Яңа елдан соң киредән туган якларына кайтып, Бөгелмәдә укытучылар курсын тәмамлый. 18 яшьлек кызны Урсалбаш авылына эшкә билгелиләр. Педагогия техникумындагы укуын ул читтән торып тәмамлый.

“Мин эшли башлаган чорларда наданлык белән көрәш бара иде. Төшкә кадәр балаларны, төштән соң үсмерләрне, кичен олыларны укыта идем,– дип сөйли Разия апа хәтер йомгагын сүтә – сүтә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдән тыш, ул заман укытучыларына барлык культура агарту эшләре дә йөкләнә. Гомер буе агитатор булып эшли. Җәй көне кырда, кыш көне фермаларда чыгышлар ясый. Сайлаулар алдыннан халыкны җыеп аңлатулар алып бара. Разия апа Мөхәммәтвәлиева 40 елдан артык Урсалбаш авылында укытучы булып хезмәт итә. “Намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә, “ТАССР ның Атказанган укытучысы” исеменә лаек була.

Бүгенге көндә Разия апа кызы һәм кияве тәрбиясендә яши. Аның 2 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Бер гасырлык тормыш юлы узган мөхтәрәм укытучы әле дә күпләргә үрнәк булырдай күтәренке рух белән яши, активлыгын, кызыксынуларын югалтмый. “Намазларымны да калдырмыйм, газеталар укыйм, телевизор карап, ил – көндә булган яңалыкларны күзәтеп барам. Ходай биргән гомеремнән бик канәгатьмен,”– ди ул.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International