Район башлыгына сорау бир

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Сорау һәм җавапларны без яңалыклар тасмасында урнаштырып барабыз. Күзәтеп барыгыз. Нинидидер сәбәпләр аркасында үз сорауларыгызга җавапны Әлмәт муниципаль районы Интернет-Порталының “Район башлыгына сорау бир” дигән өлешендә таба алмасагыз, аны “Сорауларга җавап” дигән бүлектә табарга мөмкин.

Сорау: Хәерле көн! Сезгә - Район башлыгына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен, чөнки мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасары минем 56 номерлы “Крепыш” балалар бакчасына капиталь ремонт ясау турындагы соравыма: “Акча юк”, - дип җавап бирәләр. Бездә - бакчага йөрүче балаларның ата-аналарында әлеге бакчаның аяныч хәле турындагы видеоматериал бар. Хәзерге вакытта анда балаларны йөртү куркыныч!!! Түбәдән һәрвакыт су ага, тәрәзә ярыклары бик зур, стеналардан штукатурка коела, балаларның урамда уйнау мәйданчыклары уйнауга яраксыз. Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович, Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесенең урынбасары белән очрашуда мин шәһәр депутатларына акча сорап мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттем. Әлегә кадәр минем сорауга рәсми җавап бирелмәде. Балаларының сәламәтлеген кайгыртучы ата-аналар буларак без әлеге материалны Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хакимиятенә җибәрергә мәҗбүр булачакбыз. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә Сезнең ярдәмегезгз ышанабыз. Суыклар башланганчы түбәне ябып, тәрәзәләрне алыштырырга кирәк

Җавап: Советская урамы 157нче йортта урнашкан 56нчы номерлы «Крепыш» балалар бакчасы 1987 елда кулланылышка кертелгәннән бирле НГДУ «Ямашнефть»ка караган, 2005 елдан муниципаль бюджет балансына күчерелгән.

2012 елда «Татнефть» ААҖ бүлеп биргән акчага ремонт ясалган: салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүнең эчке системалары, җылыту системасы тулысынча алыштырылган, юыну һәм бәдрәф бүлмәләренең 11енә яңа җиһазлар куелган, бина түбәсе өлешчә ремонтланган.

2013 елның 25нче ноябренда үткәрелгән хезмәт тикшерүетүбәндәгеләрне ачыклаган: балалар бакчасы бинасы 2 катлы, су белән тәэмин итү, канализация, үзәк җылыту системалары эшләп тора.

Бакча биләмәсе металл койма белән әйләндерелгән. Төрле яшьтәге һәр төркемнең урамда йөрүгә җайлаштырылган урыны, күләгә бирүче корылмасы, комлыгы, уен корылмалары бар. Яраксызлыкка килгән уен һәм спорт корылмалары сүтелгән, аларның урыннары цементланган. Запас чыгу урыннарына һәм керү болдырларына агымдагы ремонт ясау сорала: болдырларның ян-якларына каплау плиткалары ябыштырырга кирәк.

Туклану, кер юу блокларындагы техник җиһазлар эшлиләр. Аш бүлмәсендәге суыту һәм технологик җиһазларны техник ремонтлауга килешү төзелгән. Балалар бакчасын 2013-2014 уку елына кабул итү актында бинада ремонт эшләрен планлаштыру кирәклеге теркәлгән.

2нче вестибюльдагы баскыч тирәсендә 6 метр биеклектә штукатурка купкан. Аны ремонтлау өчен бюджеттан тыш фондтан 25 мең сум акча бүлеп бирелгән. Төзү күперчәләрен кую кирәклеген исәпкә алып, бу өлештә ремонт бинада балалар булмаган вакытта 2014 елның 11 гыйнварына кадәр ясалачак.

Көчле яңгырлардан соң 7 группаның түшәмендә су саркып кергән урыннар пәйда булган.

56нчы номерлы балалар бакчасының түбәсенә капиталь ремонт ясау, тәрәзәләрен алыштыру мәсьәләсе 2014 елга бюджетны формалаштырганда тикшереләчәк.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International