«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров үзе катнашты.
Ул Әлмәттә яшәүче яшь хатын-кыз Зәринаның изге теләген үтәячәк.
Зәринәгә нәкъ менә нәрсә бүләк булыр, әлегә кыз өчен интрига һәм күңелле сюрприз булып кала.